Спас - җәйнең төп бәйрәме. Традицияләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү, мәдәниятне саклау һәм үстерү, чын кыйммәтләргә балаларны, яшүсмерләрне тарту өчен шартлар тудыру максатында 19 август көнне Красновидово авылында "Алма спасы" бәйрәме булып узды.
Красновидоволыларны әлеге бәйрәм белән Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм ТР Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова котлады.