Истә, һаман да истә

2016 елның 19 августы, җомга

Киләсе атнада Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама  драма театры артистлары "Кызлар кызык итәләр" спектакле белән Кама Тамагындагы яңа паркта һәм тагын алты авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Артистларны 22 августта Кыртапада, 23е Бәрлегуҗада, 24е Олы Кариледә, 25е Кече Салтык, 26сы Каратал, 27се Кама Тамагында көтеп калалар. 28 август көнне үз чыгышларын алар язучының туган авылы Олы Мәрәтхуҗада тәмамлаячак.

25 августта Туфан Миңнуллинның туган көнендә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт театры артистлары аның туган авылында "Бабайлар чуагы" спектаклен куя.

Спектакльләр бушлай күрсәтелә. Башлану вакытын үзегезнең авыл мәдәният йорты хезмәткәрләреннән белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International