25 август көнне якташыбыз, танылган драматург Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тамашачыларга Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Бабайлар чуагы» спектаклен тәкъдим итте. Бу чараны Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачып жибәрде.Шулай ук Туфан Миңнуллинны искә алып, узләренең җылы сузләрен тамашачыга Татарстанның hәм Россиянең халык артисты Шакир Әзhәр, язучы, куп җырлар авторы Рөстэм Зәкуан, Буа hәм Кама Тамагы районы элемтә челтәре мөдирләре Белов Петр, Миннур Нәбиуллиннар җиткерделәр.
Спектакльдә безнең яраткан, бөек артистларыбыз: Татарстанның халык hәм Россиянең атказанган артистлары –Наилә Гәрәева, Наиль Дунаев, Татарстанның hэм Россиянең халык артистлары - Ринат Таҗетдинов, Равиль Шәрәфиев, Шакиров Әзhәрләр катнашты.
Бу спектакльгә язучының иҗади мирасын саклаучы, талантын бәяләүче, аның белән янәшә барган туганнары һәм хезмәттәшләре, театр артистлары, якташлары, дуслары, яраткан тамашачысы жыелган иде.
Мәдәният йортында алма төшергә дә урын калмаган иде, үткәргән чараларыбыз, кылган гамәлләребез Туфан агага дога булып барып ирешсен иде. Бу очрашулар соңгысы булмас дигән теләктә калабыз.
Туфан Миңнуллинның арабыздан киткәненә дурт ел, әмма аның иҗаты уйланырга, еларга, чын күңелдән көләргә мәҗбүр итә. Димәк, Туфан ага алга сөргән телебез, мәдәниятыбыз, йолаларыбыз саклап калыначак һәм ул безнең кунеллэрдэ мәңге яшәячәк.