Кадерле каматамагылылар!
Муниципаль район Советы һәм шәхсән үз исемемнән күңелле бәйрәм - Район көне белән котларга рөхсәт итегез.
Агымдагы елда район узенең 86 еллыгын билгеләп үтә. Килешәсездер, 86 ел район өчен куп вакыт түгел. Шуңа да карамастан Кама Тамагы үсә, яңара, матурлана.
Безнең районны Татарстанның җәүһәре дип тиккә генә әйтмиләрдер. Без үзебезнең туган ягыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Аның байлыгы күп буыннар тырашлыгы белән булдырылган.
Бу бәйрәм күтәренке кәеф һәм шатлыклар алып килсен. Сезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы П.Н.Лоханов