Хөрмәтле райондашлар!
Күпмилләтле республиканың бердәмлек, тынычлык һәм татулык символы булып торган Татарстан Республикасы көне уңаеннан җылы котлаулар кабул итегез.
Бүген Татарстан-Россиянең үзенчәлекле мәдәниятын саклаучы һәм арттыра баручы иң матур төбәкләрнең берсе. Татарстанның һәряклы үсеш күрсәткечләре турыдан-туры җитәкчелекнең һөнәрилеге, югары сыйфатлы социаль инфраструктура, республикада яшәүчеләрнең югары максатларга омтылуы белән бәйле.
Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелешенең динамикалы үсеше, тормышчан әһәмиятле социаль проблемаларны эзлекле хәл итү-болар барысы да Татарстанда булган бай икътисадый һәм инновацион потенциалын нәтиҗәле гамәлгә кую турында сөйли.
Бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, туган ягыбызның гөрләп үсүенә юнәлдерелгән иҗади эшегездә уңышлар телим.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы П.Н.Лоханов