Татарстан Републикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Кама Тамагы районында эш визиты белән булды.
Министр подразделение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, район фермерлары белән очрашып аларның сорауларына җавап бирде. "Ак Барс" Холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоровка чәчүне тизрәк тәмамлау өчен авыл хуҗалыгы предприятияләрен техник яктан көчәйтергә кушты.
Марат Әхмәтов көзге бодай шытымнарын карап, җирдә дымның аз булуын билгеләп үтте.