30 август көнен Татарстанның һәрбер почмагында бәйрәм итәләр. Традиция буенча Кама Тамагы районында чара район мәдәният йорты каршында уза. Район халкын һәм килгән кунакларны бу көнне муниципаль район башлыгы Павел Лоханов тәбрикләде. Ул Татарстан Республикасы Президенты котлавын укыды һәм бөтен кешегә дә иминлек, муллык теләде.
Республика көнен билгеләп үтү кысаларында Павел Лоханов Кама Тамагы, Тенеш, Шәпкәдә яшәүче яшь буынга паспортлар тапшырды.
Төрле спартакиада җиңүчеләре дә өйләренә медальләр һәм грамоталар белән кайтып киттеләр. "Ел бакчасы - 2016" конкурсына йомгак ясалды. 15 тән артык кешегә муниципаль район башлыгының рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе үзенең тәкъдим ителгән продукциясенең төрлелеге белән игътибарны җәлеп итте. Һәр авыл җирлеге ярминкәгә креатив яктан әзерләнгән.
Чарада чыгыш ясаган артисларның исемлегенә игътибар итсәк, районда талантларның күп булуына инанабыз.