Кама Тамагы гаиләсе Президент үткәргән тантанада

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Республика көне алдыннан  Казан Кремлендә татарстан гаиләләренә багышланган тантана булып үтте. Әлеге чараны Президент Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова уздырдылар.

Тантанада 52 гаилә катнашты: купбалалы һәм тәрбиягә алган балалы гаиләләр, табиблар, укытучылар, 50 ел бергә гомер иткән гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башка гаиләләр.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов элеге тантананы республика көне алдыннан үткәрү традициягә кергәнен билгеләп үтте. Президент 2011 елдан башлап республикада уңай демография күзәтелүен ассызыклады.

Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә үткәрелгән әлеге бәйрәмдә Куйбышев Затон штп Юрслан һәм Альмира Гайнуллиннар катнашты. Әлеге гаилә законлы никахта инде 42 ел. Алар елгачылар нәселе. Бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә алар исә Юрслан Нурулла улына һәм Альмира Радик кызына биш онык бүләк иткән.

Әлеге гаиләнең тормышы, алар гобер буе кичкән елга кебек, киң һәм иркен...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International