29 августта республика прокуратурасында прокурорның беренче сыйныф укучылары белән ел саен үткәрелүче очрашуы булып узды.
Илдус Нәфыйков белән очрашуга республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан беренче сыйныфка баручы 50 бала килгән иде. Күзәтчелек водомство җитәкчесе алар белән мавыктыргыч темаларга әңгәмә корды һәм мәктәп томышына аяк басулары белән тәбрик итте. Котлау сүзе белән балаларга һәм аларның ата-аналарына республика прокуратурасы ветераны Диләфрүз Насыйбуллина мөрәҗәгать итте.
Шулай ук 1 сыйныфлар республика прокуратурасы музее экспозициясе белән танышты.
Очрашу традицион чәй табыны артында тәмамланды. Безнең районнан чарага 1 сыйныфка укырга керәчәк Камил Миңнуллин барды. Камилнең әтисе республика прокуратурасында бүлекнең өлкән прокуроры булып эшли.