Олы Кариле урта мәктәбе укучылары өчен яңартылган бина ишекләрен ачты

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Олы Кариле урта мәктәбе укучылары өчен яңартылган бина ишекләрен ачты. Ниһаять, күпъеллык традицияләре булган мәктәп заманча төс алды.

Укучылар, укытучылар һәм ата-аналарны Белем көне белән котларга муниципаль район башлыгы Павел Лоханов һәм ТР ГО һәм ЧС эшләре буенча министр урынбасары Илһам Насыйбуллин килгән иде.

Илһам Әдип улы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа уку елы белән котлавын укыды һәм үз казанышлары белән мәктәпне данлаучы талантлы укучыларның күбрәк булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International