1 сентябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районының "Богородский рай" социаль үзәгендә, терроризмга каршы көрәш көнен үткәрү кысаларында, "Спорт, сәламәтлек, дуслык" исеме астында, спорт-сәламәтләндерү дәресе булып узды.
Социаль хезмәт алучылар өчен әлеге чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары Гөлназ Хөснетдинова һәм Алия Айсина уздырдылар. Әлеге дәреснең төп максаты - сәламәт һәм актив тормыш рәвешен пропагандалау.
Чарада 12 бала төрле конкрсларда катнашып, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Чара ахырында бөтен кешегә медальләр һәм баллы бүләкләр тапшырылды.