Кама Тамагында террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышы булып узды.
Яңа уку елы һәм Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан районның көч структуралары учреждение җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары район территориясендә зур чаралар үткәрү барышында куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алышты.
Утырыш Бесланда һәлак булган балаларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Полиция хезмәткәрләрен сайлауга әзерләү турындагы доклад белән полиция җитәкчесе Алексей Васильев чыгыш ясады.Ул сайлау көнендә районда барлык тавыш бирү участокларында полиция хезмәткәрләре эшләячәген билгеләп үтте. Монда шулай ук сайлау бюллетеннәрен тавыш бирү участогына китерү вакытыннан алып, район сайлау комиссиясенә озатуга кадәр саклау, МЧС һәм шәхси сак предприятие хезмәткәрләренең сайлау вакытында тәртип саклауда катнашу мәсьәләләре күтәрелде.
Мәктәпләрнең 1 сентябрьгә балалар кабул итүгә әзерлеге турында мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева сөйләде. Ул бөтен белем бирү учреждениеләрендә иминлек паспортларының әзер булуы, барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында янгын сигнализациясенең автомат җайланмалары һәм кешеләргә янгын турында хәбәр итү системасы эшләвен билгеләп үтте.
Ирина Александровна шулай ук барлык мәктәпләрдә 3 сентябрьдә Бесланда булган вакыйгаларга багышланган дәрес узачагы турында хәбәр итте.