Кама Тамагы районында "Ак торна" акциясе булып үтте. Тәмте мәктәбендә активистлар әлеге акцияне халыкның игътибарын терроризмга бәйле булган проблемаларга юнәлтер өчен уздырдылар.
Мәктәптә мәйданчык әзерләнеп, анда мастер-класслар өчен өстәлләр куелды. Укучылар, балалар һәм педагоглар "Оригами" техникасында 333 ак торна ясадылар. Акция тәмамлангач әлеге торналарны мәктәм территориясендәге агачка элделәр.