Юбилеегыз белән!

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Элеккеге территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ирек Гыйлметдинов  үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул әлеге вазыйфаны 12 ел башкарган. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны котларга хәзерге территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илмир Гыйлметдинов, аның сәркатибе Анна Зубарева һәм Кама Тамагы муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Вафин килделәр.

Юбилярга карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

“Без барыбыз да сезне  тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкче, талантлы оештыручы буларак беләбез”, - дип ассызыклады Илмир Гыйлметдинов.

Ирек Абдулла улы да рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International