Каматамагылылар ”Умартачы инфо-2016” IX Халыкара умартачылар съездында катнаша ала

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе
9-11 сентябрьдә Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә чатырлы шәһәрдә ”Умартачы инфо-2016” дип аталган  IX Халыкара һөнәри һәм һәвәскәр умартачылар съезды булачак. 
 Съездда катнашучылар алдында лекцияләр белән Россия һәм чит илләрнең  әйдәүче умартачылары, төрле уку йортларының профессорлары һәм фән докторлары чыгыш ясаячак.  Программага бәйгеләр һәм ярышлар кертелгән. Конкурста катнашырга теләге булганнарга дегустация өчен үз продукциясен тәкъдим итәргә кирәк. 
Тулырак мәгълүмат  http://www.spas-rt.ru сайтында.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International