Тиздән Кама Тамагында яңа парк ачыла. Районда яшәүчеләр тәкъдиме белән бу паркка танылган якташыбыз - язучы һәм драматург Туфан Миңнуллин исеме бирү карар ителде.
-Бу тәкъдим гражданнар җыелышларында да тикшерелде, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин.
Нәтиҗәдә МР Советы сессиясендә каралган һәм расланган тәкъдим эшләнде. Комиссия белән МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина җитәкчелек итә.
-Райондагы мәдәни объектларга танылган якташларыбыз исемнәрен бирү турындагы тәкъдим берничә авылдан керде, дип сүзен дәвам итте Газинур Әүхәт улы. - Бәрлегуҗалылар үзләренең яңа мәдәният йортына үзләренең якташлары - ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Рәис Сафиуллин, ә олыкарилеләр яңартылган клубларына бу авылдан чыккан ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Өметбаев исемен бирергә тели.
Бу тәкъдимнәр якын арада комиссия утырышында каралачак. Шунда ук, Туфан Миңнуллин бюстын язучы музее ишегалдыннан яңа паркка күчерү дә тикшереләчәк. Элеккеге урын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган . Безнең мөрәҗәгатьтән сон мәсьәләне хәл итүгә ТР Дәүләт Советы депутатлары, язучының туганнары, ТР Мәдәният комитеты да кушылды. Бу тәкъдимне барысы да хуплады. Районның барлык җирлекләрендә гражданнар җыелышы барышында халык белән бергәләп тә тикшерелде.
Тәкъдимнәр расланганнан соң югарыда саналган мәдәни объектларга яңа исемнәр биреләчәк.