7нче сентябрь көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында ветераннар һәм пенсионерлар Советы конференциясе булып узды. Анда яңа президиум составы һәм ветераннар Советы рәисе сайланды. Әлеге вазыйфаны Виталий Юманов башкарачак. Яңа вазыйфасы белән Виталий Алексеевичны Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин котлады.