12 сентябрь – Корбан бәйрәме!

2016 елның 11 сентябре, якшәмбе

        Хөрмәтле Кама Тамагы районы мөселманнары!

        Чын күңелдән Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм. Ул – корбан китерү hәм гөнаhлардан арыну бәйрәме. hәр мөселман бу көнне саф күңел hәм изге ният белән мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр кылырга, әйләнә-тирәдәгеләргә, бигрәк тә аз керемле кешеләргә карата игътибарлы, юмарт булырга тиеш. Кылган яхшы гамәлләрегез өчен Аллаhы Тәгалә сезне бүләкләсен hәм барлык нигъмәтләрен арттырып бирсен, өегезгә муллык, иминлек hәм тынычлык иңдерсен. 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                                                                    П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International