Хөрмәтле дин кардәшләребез! Корбан гаете - рәхмәт, мәрхәмәт, шәфкатьлелек бәйрәме. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге дә - бергә шатлану, сөенү, бер-беребезгә ярдәмчел булу. Корбан мөмкинлеге булган һәр кешегә ваҗип гамәл. Бу бәйрәм көннәрендә Ибраһим галәйһиссәламнең юлын дәвам итеп чалган корбаннарыбызны Аллаһ Тәгалә кабул кылса иде. Мохтаҗлар да шат күңелле булып бәйрәм хисен тойсыннар. Һәркайсыбызга алдагы көннәрдә дә исәнлектә-саулыкта, муллыкта, күңелләребездә тәүфыйк - һидият булып, бәрәкәтле тормышлар насый әйләсә иде.
Корбан гаете көне, 12 сентябрьдә, мәчетләргә иртәнге 5кә җыелырга, 5.40та Гает намазы укыла.
Район имам-хатыйбы Галимулла хәзрәт Яруллин