14 сентябрь көнне Гәрәев Мансур Габдуллаҗан улына 90 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина котлады.
Мансур Габдуллаҗан улына истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.