Кама Тамагы муниципаль районының Осинники авыл җирлеген төп трасса белән тоташтырачак Тәмте-Олан юлы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көнгә поселокка илткән юлның 60 проценты салынган инде. Төп трассада җир эшләре тәмамланган , ком һәм вак таш катламы түшәлгән, 4 км озынлыкта асфальтның беренче катламы җәелгән.