Булачак банкнотлар өчен символ сайлау буенча өченче финал этабы дәвам итә. Аның барышында россиялеләр 10 претендент арасыннан ике шәһәр яки территорияне сайларга тиеш, аларның символы яңа банкнотка урнаштырылачак.
Казан Кремле һәм Казан федераль университеты 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар өчен символлар сайлау буенча бәйгенең финалына чыкты. Тавыш бирүнең берничә юлы бар. Төп һәм иң гади ысул - "Твоя Россия.рф" сайтында сайлау. Сайтта тавыш бирү 7 октябрьдә 12.00дә төгәлләнәчәк. 1 октябрьдә Россия Банкының ачык ишекләр көнендә аның теләсә кайсы учреждениясенә барып, анкета тутырырга һәм ошаткан символ өчен тавыш бирергә була.