Район үзәгенең урта мәктәбендә урнашкан, 1650 номерлы сайлау комиссиясендә беренчеләрдән булып Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов тавыш бирде.
- Мин яшәү урынымнан теркәү талонын махсус каматамагылылар белән бергә безнең районда сайлау өчен алдым. Кешеләрнең сайлауга яхшы кәеф белән килүләре шатландыра, - диде Павел Николаевич.