Бер мандатлы сайлау округлары буенча мәгълүматлар билгеле

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

ТР үзәк САЙЛАУ комиссиясе үзәгендә узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин  бер мандатлы сайлау округлары буенча мәгълүматлар игълан итте.

Шулай итеп, спикер сүзләренә караганда, идел Буе сайлау округында Фатыйх Сибагатуллин алда бара , Мәскәү округында  – Илдар Гыйльметдинов, Түбән Камада  – Айрат Хәйруллин, Яр Чаллыда – Әлфия Когогина, Әлмәттә – Ринат Хайров, Үзәктә  – Иршат Минкин.

"Хәзерге вакытта барлык нәтиҗәләр якынча гына билгеле", – дип ассызыклады ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International