Лидерлык буенча Волгоград белән алышынып барган Севастополь әлегә тавыш бирүдә беренче урында бара. Шәһәр исәбендә 139 906 тавыш. Казан конкурста ике символны - кремль һәм университетны тәкъдим итә. Әлеге символларны 137 238 кеше хуплады. Без лидердан ике мең ярымнан артык тавышка артта калабыз. Конкурс твоя-россия.рф сайтында дәвам итә. 7 октябрь көнне 2000 һәм 200 сумлык банкнотларда кайсы шәһәрнең символлары сурәтләнәчәге билгеле булачак.