Татарстан командасы Дәүләт думасында

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын 18 сентябрьдә узган VII чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

"Сайлау участокларына килгән барлык татарстанлыларга рәхмәт!  "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүнең югары нәтиҗәләре - гамәлдәге хакимияткә,ныклы социаль-икътисади үсешкә, иҗтимагый тотрыклылыкка, халыкара һәм динара тынычлык, дуслык саклануга ышаныч. Без Дәүләт Думасына Татарстан командасын - республиканың тәҗрибәле һөнәриләрен һәм ватанпәрвәрләрен җибәрәбез", диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты барлыкка килгән депутатлар корпусының татарстанлылар мәнфәгатен федераль дәрәҗәдә  яклавына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International