Татарстан Республикасы территориясендә куркынычсызлык айлыгы барышында ТР Янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Сөйки авылындагы аерым посты җитәкчесе Радик Әхмәтҗанов Кирельск мәктәбендә күнектерү дәресе үткәрде. Анда сүз укытучыларның балаларны эвакуацияләү буенча гамәлләре, янгын килеп чыгуы турында барды. Ачык дәрестә җәйге периодта балаларның куркынычсызлыгы буенча нәтиҗәләр ясалды.