"Экстремизим-Юк" айлыгы кысаларында "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Алия Айсина татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Без күпмилләтле дәүләт халкы" темасына әңгәмә үткәрде.
Балаларда Ватанга мәхәббәт уяту, аны бөек, күпмилләтле дәүләт итеп кабул итүне формалаштыру, башка милләт вәкилләренә карата толерантлы булу әлеге чараның төп максаты иде. Балаларны дәүләт символикалары, герб һәм флаг белән таныштырып,илгә, республикага булган мәхәббәт турында, гражданлык җаваплылыгы турында сөйләделәр.
Моннан тыш укучылар Россиядә күпме һәм нинди милләт вәкилләре яшәвен белделәр. Аларның мәдәниятләре һәм йолалары белән таныштылар.
Балалар ахырда башка милләт вәкилләренең тормыш рәвешенә игътибарлы булырга кирәк икәнлеген аңладылар. Безнең уртак тарихыбыз һәм киләчәгебез. Кая гына булсак та без төрле милләт кешеләре арасында. Бүген россиянең гөрләп үсүенең нигезе - территориябездә яшәгән халыкларның бердәм һәм дус булуы. Бу безнең зур байлыгыбыз һәм өстенлегебез.