Кама Тамагы татар урта мәктәбендә әдәби сәгать үткәрелде

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбендә шагыйрә Флёра Гыйзәтуллинага 85 яшь тулуга багышлап, “Йөрәгемдә шаулый Карурман” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. 8 hәм 10 сыйныф укучылары аның иң матур шигырьләрен сөйләделәр. “Шигъриятем аша язмышына кайтам” дигән китап күргәзмәсеннән шагыйрәнең тормыш юлы hәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International