Бердәм тавыш бирү көне кысаларында Кама Тамагы мәктәбендә "Казан өчен тавыш бир!" акциясе булып узды.
Мәктәп волонтерлары укучыларга тавыш бирү турында сөйләделәр. Көне буена укучылар һәм укытучылар 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары урнашсын өчен тавыш бирделәр.