Көзге кросс

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрьдә Кама Тамагында "Татарстан кроссы - 2016" дип аталган массакүләм ярышлар булып узды.

РайПО мәйданында 500 дән артык кеше җыелган иде.Йегерешчеләр  К.Маркс урамы буйлап аска төшеп, аннан Комсомольская урамына борылып, Совет урамы буйлап мәдәният йортына кадәр йөгерделәр. Аннан К.Маркс урамы буенча йөгерү башланган урынга кире кайттылар.

Аннан соң инде оештыручылар әлеге кроссның җиңүчеләре белән таныштырдылар.

Кызлар  арасында:

1 урын - Диана Набиуллина;

2 урын - Ксения Соловьева;

3 урын - Милена Почтаренко.

Ирләр һәм егетләр арасында:

1 урын - Никита Мокшин;

2 урын - Вячеслав Козинов;

3 урын - Кирилл Кириллов.

Сигез яшьлек Инсаф Миргазизов һәм тугыз яшьлек Айзилә Мөхәммәдиярова ярышның иң яшь катнашучылары булып табылды. Иң кыю йөрәкле йөгерүче исеме Хәмит Кәримовка, ә иң гүзәл спортчы исеме Наилә Молчанскаяга  бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International