Атналык кысаларында

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

"Игелек атнасы" акциясе районда ике атна дәвамында барды, әмма көндәлек эш тәмамланмады, ул әле дәвам итә.

 - Игелек атнасы вакытында мәктәп һәм балалар бакчаларында дуслык дәресләре, шигырь һәм рәсем бәйгеләре уздырылды, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз яшәүче өлкән гражданнарга ярдәм күрсәтелде, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева.  - Күп кенә мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре, "Мин - талантлы", "Минем гаиләм Татарстан командасында!" сыйныфтан тыш чаралары булып узды. Мәктәп яны участокларында көзге уңыш җыю буенча зур эш башкарылды. Бу сентябрь безне игелеклерәк булырга өйрәткәндер дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International