Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә субсидия бирүгә керештеләр. Аңа шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар исәп тота ала. 2016 елның 14 мартындагы 138нче ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтү буенча ветеринария-кисәтү чараларын үткәрүгә чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бер башка 300 сум күләмендә субсидия бирелә.