Кама Тамагында корбан ашлары дәвам итә

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

“Агымдагы елда район хакимияте башлыгы Павел Лоханов корбанга сарык бирде, -ди район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт. – Аны Мөнирә абыстай Хәлилуллина белән район үзәгендәге инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүлеп тараттык. “Кама Тамагы” авыл хуҗалыгы предприятиесе  генераль директоры Рамил Шамил улы Каюмов ел саен сыер суйдырып, районда булган 25 мәхәлләгә корбан ашлары үткәрү өчен бүлеп бирә. Быелгы елда да бу изге гамәлне үтәде. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев акчалата ярдәм күрсәтте. Шулай ук ТР Диния назәрәте район мөселманнары өчен корбанлык 5 сарык бүлеп бирде. Район үзәгендәге “Җәмигъ” мәчетендә  корбан мәҗлесе үткәрдек. Хаҗга киткән Рафаэль хәзрәт Асейнов кайткач янә бер мәҗлес үткәрүне планлаштырабыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International