Тиздән 1 октябрь, димәк, өлкәннәргә карата игътибар тагын да артачак. 30 сентябрьдә Кама Тамагында өлкәннәр ункөнлеге башлана, - ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина. – Район мәдәният йортында өлкәннәр өчен бәйрәм концерты әзерләнә. Шул ук көнне “Көз елмаюы” дип исемләнгән бәйрәм ярминкәсе дә оештырыла. Куйбышев Затон штпда да 1 октябрьдә бәйрәм концерты була, бер үк вакытта “Балалар открыткалары” акциясе дә узачак. Тәмтедә очрашу кичәсе 3 октябрьдә оештырыла. Калган җирлекләрдә өлкәннәр ункөнлеге багышланган чараларны октябрьнең беренче атнасында үткәрү планлаштырыла.
3 октябрьдә “Богородский рай” КЦСОНда социаль яклау бүлеге пенсионерлары өчен “Сез яшь вакытта...” дип аталган чара узачак. 6 октябрьдә район китапханәсендә “Ак калфак” клубы утырышы һәм Рәис Сафиуллинның яңа китабын тәкъдим итү була. “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләр катнашында физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чаралары оештырыла. Моннан тыш, чаралар барлык хезмәт коллективларында да узачак. Хәйриячеләр ярдәме белән ялгыз яшәүче пенсионерлар өчен продуктлар җыелмасы сатып алу планлаштырыла.
Бугенге көндә безнең районнан 40 кеше интернат-йортларда яши. “Туган ягым – Родной край” хәйрия акциясе кысаларында ункөнлек вакытында өлкән яшьтәгеләр янына бару изге традициягә әверелде. Агымдагы елда беренче тапкыр Буа һәм Тәтеш интернатларында яшәүче 10 кешене туганнары белән аралашып, районны күреп китү өчен бер көнгә алып кайтырга уйлыйбыз.
Ункөнлек вакытында өлкән яшьтәгеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау, пенсия фонды, социаль яклау иминләү һәм башка белгечләргә консультация үткәрү максатларында “кайнар линия” телефоннары эшләячәк. “Ничек яшисең, ветеран?” акциясе кысаларында торак шартларын тикшерү максатларында район пунктларына чыгу дәвам итә.
Ункөнлек барышында бер генә өлкән яшьтәге кеше дә игътибардан читтә калмас дип ышанабыз. Ә алар һәрвакыт игътибарга һәм хөрмәткә лаек.