Штат тренировкасы

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

4 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр безнең районда "Зур күләмле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гражданнар оборонасы буенча чараларны оештыру һәм үтәү" темасы буенча гражданнар оборонасының Бөтенроссия штат тренировкасы үткәрелә.

Беренче көнне халыкка хәбәр итү системасы - элемтә һәм сиреналар тикшерелә. Бүген районда сигез сирена гамәлдә. Икенче көнне Тенеш поселогында кабул итү - эвакуация пункты эшләячәк. Соңгы көнне тренировка вакытында хезмәтләр һәм оешмалар эшенә йомгаклар ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International