Котлыйбыз!

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2 октябрь көнне Екатерина Ивановнага  90 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны  башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Красновидово авыл җирлеге башлыгы Владимир Оленин   котлады.

Екатерина Ивановнага  истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.

Гришина Екатерина Ивановна Кама Тамагы районының Бортас авылында туып үскән. 7 класс тәмамлаган. 22 яшендә Гришин Василий Семеновичка кияүгә чыгып, аның белән 50 ел тормыш иткәннәр.

Бүгенге көндә ул үз йортында кызы белән Бортас авылында яши. Ә кыш көне кызына  китеп тора.

Үзенең яшенә карамастан Екатерина Ивановна бик тырыш, күңелле хатын. Авыл кешеләре аны  хөрмәт итәләр.

15 ел элек ул тол калган. Аның Валентина исемле кызы, Михаил исемле оныгы, Владислав һәм Маша исемле оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International