Укытучылар спорт мәйданчыгында

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Затон урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы булды.

Мәктәп коллективлары спортның 6 төре буенча ярышты. Шулай ук, мәгариф идарәсе башлыгы җитәкчелегендә мәктәп директорлары өчен җиңел атлетика VIP-йөгереш оештырылган иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча район җыелма командасы төзелде. Ул 15 октябрьдә Саба районында узачак республика спартакиадасында катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International