Кама Тамагы Иске Казиле авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Тормышыбыз бизәге сез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәне мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде, аннан соң сүз авыл җирлеге сәркатибе Алсинә Зиннатуллинага бирелде. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Кичәне котлау сүзләре белән Равил Кадыйров дәвам итте. Иске Казиле урта мәктәбе укучылары һәм авылның үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт матур шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең икенче өлеше исә, чәй табыны артында дәвам итте. Иганәче Сафин Тәлгать Әнвәр улына рәхмәтебезне белдерәбез.