Бүген Кама Тамагы районының үзәк мәчетендә өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәм белән килгән кунакларны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Газинур Габидуллин котлады.