Яшьләр эше һәм спорт бүлеге иҗади яшьләр арасында конкурс үткәрү турында хәбәр итә. 3 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр "Тормыш ритмында" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза, аның максаты - яшьләр арасында ВИЧ таралуны кисәтү ысуллары турында аңлату.
15 октябрьдә Казан шәһәрендә "Сәнгать чикләрсез" иҗади гаиләләрнең I Бөтенроссия фетсиваль конкурсы уза. Ул 5 номинациядә үткәрелә: музыкаль гаилә, хореография, нәфис сүз, оригиналь жанр һәм фольклор.
"Минем горурлыгым - Россия!" Милли яшьләр патриотик конкурсында Россия Федерациясендә яшәүче 5 яшьтән 35 яшькә кадәр гражданнар катнаша. Конкурс: инша, рәсем, фотосурәт, видеоролик, социаль пакет, әдәби иҗат, журналистика, мәгариф технологияләре номинацияләре буенча үткәрелә. Заявкалар 28 октябрьгә кадәр кабул ителә.
"Дөньяның барлык төсләре" республика проекты: "Дөньяның барлык төсләре" минем ирекле акциям" социаль әһәмиятле проектлар конкурсы, фотоэшләр конкурсы үткәрүне күздә тота. 1 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр конкурсларның читтән торып үткәрелүче этабы уза: катнашучыларга мәгълүмат бирелә, материалларны урнаштыру буенча консультация алырга була, заявкалар җыела. 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр жюри конкурс эшләренә бәя бирә.