Беренче декабрьгә кадәр

2016 елның 7 октябре, җомга

Күчемсез милек, җир участогы, машина һәм башка транспорт чарасы хуҗалары даими яшәү урыны буенча салым түләү квитанцияләре ала башлады. Закон нигезендә гражданнар салымнарны 2016 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш.

Узган атнада заказлы хатлар формасында 2500 салым түләү квитанциясе  кайтты, аны хат ташучылар шимбә көнне адресатларга таратты. Әгәр адресат өйдә булмаса, аңа извещение калдырдылар. Шуның буенча салым түләүче почта бүлегенә килеп, үз корреспонденциясен алып китергә тиеш. Районда 10000гә якын салым түләүче яши, алар төрле дәрәҗәдәге бюджетка 11,5 млн.транспорт  салымы, 2 млн.  милек салымы, 7,6 млн.сум җир салымы түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International