Столяров исемендәге Затон мәдәният йортында алтын көз көнендә бар көчен һәм белемен халкына багышлаганнарны хөрмәтлиләр. Бу көнне мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берьюлы берничә чара үткәрде.
Фойеда өлкәннәр өчен "Көмеш яшь" һәм "Өлкәннәр өчен яңа китаплар" дип аталган күргәзмәләр оештырылган иде. Биредә "Желаем вам" дигән акция дә узды, анда теләге булган һәркем өрәңге яфрагы формасындагы открыткаларга алтын яшькә җиткән өлкәннәргә җылы сүзләр язды. Актлар залында өлкәннәр өчен чәй табыны әзерләнгән иде. Ахырдан бәйрәм концерты булды, анда өлкән кешеләргә яхшы кәеф, озын гомер, сәламәтлек теләп, матур сүзләр әйтелде. Концертта катнашучылар һәм алып баручылар өлкәннәргә бар көчләрен эшкә бирүләре, яшь буын, балалары һәм оныклары белән тәҗрибә уртаклашулары өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Шәрәфиев һәм Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Ефимов та котлауларга кушылды.