Өлкәннәр ункөнлеген үткәрү кысаларында 3 октябрьдә ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе "Яхшылык һәм хөрмәт көне" дип исемләнгән чара булып узды. Әлеге чарага пенсионерлар - элеккеге Идарә хезмәткәрләре чакырылган иде.
Пенсионерлар әлеге очрашуга һәрвакыт теләп килә. Бу чараны үткәрү традициягә әйләнде. Күп еллар бергә эшләгән хезмәткәрләр очрашып, үзләренең узган елгы уңышлары, яңалыклары белән уртаклашып, киләсе елга планнар коралар.
Күрсәткән хезмәтләре өчен, пенсионерларга бик күп җылы сүзләр һәм зур рәхмәт әйтәсе килә.
Идарә җитәкчесе И.И.Гильмутдинов