Яхшы традиция

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

6нчы октябрь көнне "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре еллык традиция буенча үзләренең ветераннары Дербышев Александр Михайлович белән Нина Дмитриевнада кунакта булып кайттылар. Ветераннар кунакларны елдагыча ачык йөз һәм шат күңел белән каршы алды. Алар үзләренең шатлыклары, борчулары белән уртаклаштылар. Александр Михайлович белән Нина Дмитриевна  алар турында онытмауларына бик шат.

Дербышевлар гаиләсенә нык сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International