“Өлкәннәрдә акыл, сабырлык...”

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Иске Казиле авыл җирлегенә кергән  Каратал һәм Атабай авылы мәдәният йортларында да өлкәннәр көненә багышланган “Өлкәннәрдә акыл, сабырлык...” дигән әдәби музыкаль кичәләр уздырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне  Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин  Г.Ә., район һәм авыл Советы депутаты, ТИҮ җитәкчесе Гимадиев М.М., Иске Казиле авыл җирлеге сәркатибе Зиннәтуллина А.А. котлады.

  Өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы күрсәтелде. Тамашачылар Ф.Хөсни әсәренә нигезләнеп куелган Шәйхетдинова Минзилә, Садриева Лилия, Шәйхетдинова Фирдания, Габдуллина Гөлшат башкаруындагы  “Кабак” скетчын да яратып кабул итте.

    Бәйрәм тантанасы  Иске Казиле авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан  әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмне үткәрү өчен Караталдан  Зиннәтов  Илдар Хәйдәр улы, Атабайдан  Галиуллин Тәлгат Фуат улы  Корбан чалдырган иде.  Шулай ук Каратал авылында Яруллин Галимҗан абый да акчалата ярдәм итте. Өлкәннәребез өчен үткәрелгән бәйрәм нигезендә ярдәмләшү, игелек итү, мәрхәмәт кебек төшенчәләр ята. Бәйрәмгә килүчеләр Ильдар Хәйдәр улына, Тәлгат Фуат улына, Галимҗан Зиннәтулла улына һәм барлык оештыручыларга рәхмәт әйтеп: “Кылган изгелекләре ун өлешкә әйләнеп үзләренә кайтсын”, -  дип өйләренә таралыштылар.

 

 

Алсинә Зиннатуллина. Иске Казиле авыл җирлеге сәркатибе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International