Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннары белән чәй табыны алдында очрашты. Очрашуда сүз күбесенчә район һәм аның потенциалы турында барды.Озак еллар районның икътисади үсеш мәсьәләләре, мәгариф, мәдәният, социаль өлкә, төзелеш белән бәйле булган проблемаларны хәл итүдә актив катнашкан ветераннар, районның бүгенге торышы, аның үсеше буенча үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ветераннар хәрәкәтен активлаштыру буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Чара бик күңелле узды.