10нчы октябрь көнне, Өлкәннәр ункөнлеген үткәрү кысаларында, "Богородский рай" КЦСОНда социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең инструкторы Әлфия Гыймадиева "Актив спорт - сәламәтлек чыганагы!" исемле чара уздырды. Ул пенсионерларда һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру өчен эшләнде.
Пенсионерлар ике командага бүленде. "Яфраклар" һәм "Гөмбәләр". Алар "Тупны тот", "Иң оста", "Шәһәрләр" исемле конкурсларда катнашып, спорт белән бәйле булган төрле сорауларга җавап бирделәр. Ярышта "Гөмбәләр" командасы җиңде.
Чарадан соң һәрбер кешенең йөзендә елмаю иде.