"Олы йөрәкле кеше"

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

10нчы октябрь көнне Мәхмүд Ибраһим улына   90 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны  Кама Тамагы  муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур  Габидуллин һәм Келәнче авыл җирлеге бышлыгы Дамир Кадыров котлады.

Мәхмүд Ибраһим улына  истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.

Ибраһимов Мәхмүд Ибраһим улы 1926нчы елда туа. 7нче сыйныфны тәмамлап, ул колхозга эшкә керә. 1944нче елда аны сугышка алалар. Сугыштан сон 1950нче елга кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайтуга Галия апага өйләнә. Аларның ике кызлары һәм бер малайлары дөньяга килә.

Пенсиягә кадәр Тукай колхозында өлкән ат караучы булып эшли. Тукай колхозы премиясе һәм төрле мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Мәхмүд абый гадел, намуслы, тыныч, хезмәт сөючән  кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International