Котлыйбыз!

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

12 октябрь көнне Нина Федоровна үзенең   90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Борисович котлады.

Нина Федоровнага   истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.

Яранова Нина Федоровна 1926нчы елда туа. 7 сыйныф тәмамлый.15 яшьтә трактористлыкка укып таркторда эшли. 1946 елның февралендә кияүгә чыга. Аларның бер малайлары һәм ике кызлары туа. Пенсиягә кадәр Волготанкерда эшли. Нина Федоровнаның 8 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул Куйбышев Затон штп үз йорты белән тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International